Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2024

Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләймановка Шаляпин исемендәге республика премиясе тапшырылды

0

Җырчылар Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләйманов Федор Шаляпин исемендәге республика премиясенә ия булды. Егетләргә премия Шаляпинның туган көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән спектакль алдыннан тапшырылды.

«Үткән ел Федор Иванович Шаляпин юбилее билгесе астында узды. Ил буенча узган масштаблы мәдәни чаралар Россия мәдәнияте палитрасын бизәде. Татарстан Республикасы да Шаляпин исеме белән бәйле булды – республика халкы бу исем белән горурлана. Үткән ел музыка сәнгатендәге яшь башкаручылар өчен премияне гамәлгә кую белән дә тарихта калыр», – диде лауреатларны котларга чыккан Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

«Һәр яшь башкаручы үзенең әлеге бөек исемгә кагылышлы булуын тойсын. Мин бүген бик шатланып талантлы яшьләргә бу премияне тапшырам», – диде ул.

«Без бик шат – республика премиясенең беренчесен безнең солистыбыз алды. Аның бас тавышлы булуы да игътибарга лаек», – дип Ирек Фәттахов белән журналистларны таныштырды театрның әдәби бүлек мөдире Жанна Мельникова. Ул Ирекнең студент чагында Шаляпин стипендиясенә ия булуын да искәртте.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Икенче лауреат Айдар Сөләймановны «Йолдызлык» фестивале тәкъдим иткән. «Музыкаль уку йортларында укучы һәр кеше Шаляпин романсларын һәм арияләрен башкара. Мин шушы премиягә лаек булуым белән бик шатмын. Мин 35 яшемдә бу премияне алып өлгерә алдым», – диде Айдар журналистларга.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Хәзерге вакытта Казанда Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале бара. Бүген – Шаляпинның туган көнендә тамашачыга Мусоргскийның «Борис Годунов» спектакле тәкъдим ителде. Дирижер – Василий Валитов.

  • Ирек Фәттахов - Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты һәм Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокаль сәнгате кафедрасы укытучысы. «Татар моңы» халыкара җыр конкурсы лауреаты.
  • Айдар Сөләйманов – Татарстанның атказанган артисты, «Йолдызлык» арт-резиденциясе артисты, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокаль сәнгате кафедрасы укытучысы.
  • Федор Шаляпин исемендәге республика премиясе 2 елга бер мәртәбә тапшырыла. Премия һәр лауреатка 200 мең сумны тәшкил итә.
  • Федор Шаляпин исемендәге республика премиясе 18 -35 яшьтәге яшь иҗатчыларга музыкаль һәм вокаль сәнгатьтәге казанышлар өчен тапшырыла.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net