Рафил Ногмановны иртәгә Арча зиратында җирлиләр
Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары Рафил Ногмановны Арча зиратында җирләячәкләр. Ул бүген 74 яшендә вафат булды.
«Татар-информ»га билгеле булганча, иртәгә, 3 гыйнварда, 8.30-10.00 сәгатьләрдә Казанда Карл Маркс урамындагы Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә Ногманов белән хушлашу мәрасиме була.
10.30-11.00 сәгатьтә Казанның Мәрҗани мәчетендә җеназа намазы була.
Рафил Ногманов 11.00 сәгатьтә Казанның Арча зиратында җирләнәчәк.