Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Түбән Камада «Ел тәрбиячесе» исеме билгеле

0

Түбән Камада «Ел тәрбиячесе – 2024» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы финалы узды. Быел ярымфиналда шәһәр һәм район мәктәпкәчә учреждениеләреннән 19 педагог катнашты. Беренче турда алар үзләренең эш тәҗрибәләрен тәкъдим итте, ә белем бирү эшчәнлеге барышында моны практикада ныгытты. Катнашучылар мастер-класслар үткәрде, тәҗрибә һәм инновацион табышлар белән уртаклашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ун педагог 92нче балалар бакчасы диварларында узган финалда катнашты. Муниципаль этапның йомгаклау туры түгәрәк өстәл форматында оештырылды, анда катнашучыларга актуаль сораулар бирелде, финалистлар мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүгә, тәрбияче һөнәренә, үсеп килүче буынга белем бирүгә кагылышлы темаларга үз фикерләрен белдерделәр.

Түбән Кама районы мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итте һәм аларга эшләрендә һәм башлангычларында уңышлар теләде: «Балалар бакчалары яшь педагогларның заманча һәм кызыксынучан буыны белән тулсын, алар алга таба да мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерәчәк һәм безнең кечкенә түбәнкамалыларны тәрбияләячәк», - дип билгеләп үтте.

Жюри катнашучыларның һөнәри компетентлылыгын, тәкъдим ителгән эш тәҗрибәсенең гамәли әһәмиятен, кулланылган технологияләрнең нәтиҗәлелеген, чыгышларның эчтәлеген, иҗади индивидуальлеген һәм аралашуның гомуми культурасын бәяләде.

Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча 9нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Галимова җиңүче булды. Конкурста икенче урынны 22нче мәктәпкәчә учреждениенең татар, рус телләрен укыту буенча тәрбиячесе Гөлчәчәк Сәлимҗанова алды. Ә 24нче балалар бакчасының укытучы-логопеды Марина Роткина өченче урынга ия булды.

Шулай ук төрле номинацияләрдә иң яхшыларны билгеләделәр. Конкурста җиңүчеләр Түбән Кама муниципаль районыннан зона этабында чыгыш ясаячак.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net