«Татар-информ»ның рус телендәге сайты телеграм-каналы 6 меңнән артык язылучы җыйган
![«Татар-информ»ның рус телендәге сайты телеграм-каналы 6 меңнән артык язылучы җыйган](https://www.tatar-inform.ru/resize/shd/images/uploads/news/2023/11/27/5912378ba0a82b4abc815ba15e89d7fb.jpg)
«Татар-информ. Главное» телеграм-каналына язылучылар саны 6 мең кешегә җитте. Ай ярым элек, 12 сентябрьдә, алар 5 меңнән арткан иде.
Каналда мөһим яңалыклар һәм иң актуаль лонгридлардан - tatar-inform.ru сайтында чыккан аналитик мәкалә, күзәтү, репортажлардан өземтәләр чыга.
Мәгълүмат агентлыгы шулай ук Дзен платформасында да бар, анда лонгридлар һәм сайтның иң күп укылган яңалыклары куела.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Татар-информ» LiveInternet версиясе буенча Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары рейтингында икенче урынга чыкты.