Казан Россиядә торак тапшыру күләме буенча лидерлар өчлегенә керде
Казан торак тапшыру күләме буенча Россия шәһәрләре арасында рейтингта өченче урынга күтәрелде. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбедә әйтте.
«Россиянең зур шәһәрләре арасында социаль-икътисади хәлне рейтинг бәяләве буенча, Казан 2022 елдагы 7нче урыннан агымдагы елда 3 урынга күчеп, торак тапшыру күләме буенча үз позицияләрен яхшыртты», - дип, уңышлар белән уртаклашты Шакиров.
Казанны Краснодар һәм Новосибирск узып китте.
Республика башкаласында гыйнвар-сентябрь айларында 1 миллионнан артык квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 45 процентка арткан. Татарстан башкаласында 15,6 мең яңа фатир һәм 1343 шәхси торак йорт кулланышка тапшырылды.
«Торак төзү буенча лидерлар рәтендә булуыбызга шатмын, без квадрат метрлар буенча да, сыйфат буенча Мәскәү белән бергә лидерлар рәтенә кердек. Алар төзи беләләр, ел ахырында нәтиҗә ясыйбыз, әмма шуны әйтәсем килә, файдалануга тапшырыла торган торак һәм микрорайоннар илебездә иң яхшыларның берсе», - дип шәрехләде Казан мэры Илсур Метшин.