Казанга чит төбәкләрдән татар эшмәкәрләре җыелды
![Казанга чит төбәкләрдән татар эшмәкәрләре җыелды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/11/27/d4a975c4789cc6a41e2d9622d6da2a1c.jpg)
«Бөтен дөньяга сибелгән татар җыела, аралаша һә фикерләр туплый. Хәзерге катлаулы заманда моның әһәмияте аеруча зур», - диде Рөстәм Ямалиев.
Бүген Казанда XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының икенче көне узып бара.
Форумда Россия Федерациясенең 48 төбәгеннән һәм 14 чит илдән 300гә якын татар эшмәкәре катнаша.
Көннең беренче яртысында форум делегатлары авыл хуҗалыгы, ИТ-технологияләр, химия сәнәгате юнәлешләре буенча предприятиеләргә барган.
Хәзер Казан кунаклары «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан эшмәкәрләре белән очраша. Алар төрле секцияләргә бүленеп авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек, сәнәгать, металлургия, машина төзелеше, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсе, төзелеш, күчемсез милек һәм торак-коммуналь хезмәт тармаклары буенча фикер алыша. Күзгә-күз күрешеп сөйләшү өчен мөмкинлекләр булдырылган.
Фото: © Рифат Каюмов
Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев «Татар-информ» хәбәрчесенә форумның югары дәрәҗәдә оештырылганын әйтте. «Бөтен дөньяга сибелгән татар җыела, аралаша һәм фикерләр туплый. Хәзерге катлаулы заманда моның әһәмияте аеруча зур», - диде ул.