Казанда Левченко бистәсендә «Сөләймән» мәчетенең яңа комплексы ачыла
16 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Казанда Левченко бистәсендә «Сөләймән» мәчетенең яңа комплексы ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчетнең зур намаз залы якынча 300 кешегә исәпләнгән, ә икенче катта хатын-кызлар өчен зал бар. Комплексның ике катлы ягында Коръән һәм исламны өйрәнү үзәге урнашкан: анда әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә зур игътибар биреләчәк.
Мәчет проекты авторы — архитектор Искәндәр Еникиев. Мәчетнең архитектурасы уникаль, тышта да һәм интерьерда да ак төсләр кулланылган.
Мәчет Казан шәһәренең Ютазы урамы, 8а, к1 адресында урнашкан.