Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Данис Шакиров: Туган тел укытучыларының милли хәрәкәт вәкиле икәнлеген күрсәтергә телибез

0
Данис Шакиров: Туган тел укытучыларының милли хәрәкәт вәкиле икәнлеген күрсәтергә телибез

Бөтенроссия «Туган тел» форумы делегатлары бүген Арчага килде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Арчада "Туган тел" форумының әһәмияте турында сөйләде.

"Төп мәсьәлә - туган тел һәм әдәбият укытучыларының милли хәрәкәт вәкиле икәнен күрсәтү. Аларның дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда татар баласын тәрбияли алырдай ысулларны куллануларын телибез. Биредә укытучылар гына түгел, милли мәктәп директорлары, милли мәгариф өчен җаваплы җитәкчеләр, методистлар һәм, шулай ук, иҗтимагый татар оешмалары җитәкчеләре катнаша. Мәгариф хезмәткәрләре иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлектә эшчәнлек алып барсын иде", - диде Данис Шакиров.

Бөтенроссия "Туган тел" форумы делегатлары бүген Арчага килде. Биредә белем бирү оешмаларының эшчәнлеге белән танышу бара, татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә багышланган төрле педагогик остаханәләр уза. Шулай ук укытучылар өчен татар милли бизәкләрен төшерү, татар халык ашларын әзерләү, татар декоратив-гамәли сәнгате, татар халык биюе буенча мастер-класслар оештырылган.

Форумда Россиянең 28 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан 800гә якын кеше катнаша.

Кунакларны Арча районы хакимияте исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Ренат Гатиятов сәламләде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

"Арча районында 15 урта белем бирү, 17 төп белем бирү, 2 башлангыч мәктәп һәм 1 интернат-мәктәп бар. Районда 51 балалар бакчасы һәм 2 урта һөнәри белем бирү оешмасы эшли. Боларның барысында 5900 укучы белем ала", - диде Ренат Гатиятов.

Арча районында 135 мәдәният учреждениесы эшли. Шуларның берсе - районның горурлыгы булган Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музее комплексы. Арча районы шәхесләре белән дә горурлана. Бу җирлектән 200гә якын язучы һәм мәгърифәтче чыккан. Алар арасында Габдулла Тукай аерым урынны алып тора.

Югары Корсада Габденнасыйр Курсави туып үскән. Ренат Гатиятов сүзләренчә, Урта Корсада 1890 елда төзелгән мәдрәсә бинасында мәгърифәтчегә багышланган музей булдырылып килә. Шушы елларда төзекләндерелгән бинаны 10 декабрьдә ачырга планлаштыралар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина форумның бер көне Арчада узуын очраклы түгел, дип белдерде. "Арчада милли мәгариф һәм милли тәрбия бар. Күп язучылар бу җирлектән чыккан. Без чит төбәкләрдән килгән кунакларга Арчаның миллилеген күрсәтергә теләдек", - диде ул.

Бөтенроссия "Туган тел" форумы Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день


Спорт в России и мире
Москва

Инвестор построит физкультурно-оздоровительный комплекс в Северном Медведкове


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская уступила Пегуле в финале турнира в Берлине


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Сотрудники УФСИН России по Республике Дагестан приняли участие в экологической акции





Путин в России и мире
Москва

Путин: западные политики не пожелали вникнуть в суть мирных инициатив Москвы


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лавров прибыл в Минск для встречи с Лукашенко и Алейником




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Юрий Визбор

"Вторым быть не хотел". Юрий Визбор VS. Владимир Высоцкий



Москва

Челябинским пенсионерам предложили выплачивать по 10 тысяч на музеи и театры

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net