Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры гастрольләр белән Казанга килә
![Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры гастрольләр белән Казанга килә](https://api.rbsmi.ru/attachments/68786a7deb0fa1deccb3a8cf5dc8a7584152e8f5/store/crop/0/173/1280/723/1600/0/0/02cb0dcb19ef36a7e527f3aee343746016a0d735f4f237195c6cf22ab318/WhatsApp+Image+2023-11-13+at+11.00.21.jpeg)
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры һәр ике ел саен Казан тамашачысына иң популяр һәм яңа спектакльләрен тәкъдим итә. Театр бу юлы да үз традицияләренә тугры калды – 14-19 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә театрның гастрольләре узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Казанда безнең гастрольләр Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үтә. Анда коллективның яртысы диярлек – артистлар, техник цех хезмәткәрләре һәм «Килен» спектаклендә уйнаучы балалар – барлыгы 104 кеше катнаша, бу 104нче театраль сезон өчен символик мәгънәгә ия. Безнең гастрольләр югары дәрәҗәдә узар дип өметләнәбез», - дип искәртте театр директоры Иршат Фәйзуллин.
Алты көндә барлыгы 15 чара – Камал театры сәхнәсендә 11 спектакль, өч күчмә спектакль һәм Россия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовка багышланган иҗат очрашуы – планлаштырылган. Соңгысы «Залесный» мәдәният үзәгендә узачак.