Нурсолтан Назарбаевның энесе 70 яшендә вафат булган
Казахстан Республикасының беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевның энесе Болат озакка сузылган авырудан соң 70 яшендә вафат булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы ratel.kz порталына сылтама белән хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, Болатның йөрәге 09.28 сәгатьтә тибүдән туктаган. 23 минут дәвамында тернәкләндерү чаралары үткәрелсә дә, табиблар эшкуарны коткарып кала алмаган.
Искәртеп узабыз, Болат Назарбаевны Алма-Ата Үзәк клиник хастаханәсенә ноябрь башында китергәннәр. Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары версиясе буенча, моның сәбәбе – икенче тапкыр кабатланган инфаркт.
- Болат Назарбаев 1953 елда туган. BN Invest холдингын җитәкләгән, ул шулай ук «Саликалы урпак» («Игелекле буын») иҗтимагый фондына нигез салучы да.