Миңнеханов «Вершина успеха капитана Тарпищева» фильмын караган
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Вершина успеха капитана Тарпищева» фильмын караганнан соң Телеграм-каналында фото куйды.
«Грация» мәктәбе гимнастлары белән «Вершина успеха капитана Тарпищева» фильмы премьерасын карадык. Шәп фильм, яшь спортчыларга үрнәк», - дип фикерләре белән уртаклашты республика җитәкчесе.
«Вершина успеха капитана Тарпищева» картинасы 2002 елда Дэвис Кубогында Россия җыелмасының уңышына багышланган. Аны беренче тапкыр 5 ноябрьдә Сочида «Бергә җиңдек» XVIII халыкара фестивалендә күрсәттеләр.