Мари Элда «Үткәннәрне барлап» төбәкара фольклор фестиваль-конкурсы була
![Мари Элда «Үткәннәрне барлап» төбәкара фольклор фестиваль-конкурсы була](https://tatar-congress.org/wp-content/uploads/2023/11/DSC_0763-e1698905945809.jpg)
25 ноябрьдә Мари Элның Татар мәдәнияте республика үзәгендә «Үткәннәрне барлап» төбәкара фольклор фестиваль-конкурсы узачак. Фестиваль халык иҗаты белән танышу аша балалар, яшьләр һәм өлкән буын кешеләре арасында мәдәни һәм рухи мирас буларак халык уеннарын саклап калу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальнең төбәкләрдә сайлап алу турлары, Татар мәдәнияте республика үзәгендә коллективларны сайлау турлары була.
Фестиваль-конкурста 7 яшьтән 10 яшькә кадәрге, 11 яшьтән 13 яшькә кадәрге, 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге, 18 яшьтән 36 яшькә кадәрге, 37 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр катнаша ала.
Анда фольклор композиция (милли уен күрсәтү мәҗбүри шарт), вокал (бәет һәм мөнәҗәтләр башкару хуплана), хореография (татарларның тарихи көнкүреш һәм фольклор бию) номинацияләре була.
Бәйгегә гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.