Томскида өлкәннәр өчен татар телен өйрәнү түгәрәгенә язылу башлана
Томскида өлкәннәр өчен татар телен өйрәнү түгәрәгенә язылу башлана. Дәресләр 2 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә башланачак һәм һәр пәнҗешәмбе Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Туган тел олыларга һәм балаларга ата-бабаларының ерак үткәндә ничек һәм нәрсә эшләгәннәрен белергә ярдәм итә. Туган тел ярдәмендә без ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, көнкүрешен һәм тормышын аңлый алабыз. Ничә яшьтә булуыгыз мөһим түгел, туган телегезне өйрәнергә беркайчан да соң түгел, диелә хәбәрдә.
Дәресләр Татар мәдәнияте үзәгендә Томск шәһәре, Максим Горький урамы, 35 йорт адресында оештырыла. Белешмәләр өчен телефон: 51-48-46.