Татарстан Гидрометеорология үзәге атнаның икенче яртысында көннәр суыну турында кисәтә
![Татарстан Гидрометеорология үзәге атнаның икенче яртысында көннәр суыну турында кисәтә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/9/4/1e4d72683e1c923c8f2f31b1dd78c091.jpg)
Алдагы көннәрдә Татарстанда җылы һава торышы көтелә, әмма атнаның икенче яртысында температураның түбән төшүе фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
5 һәм 6 сентябрьдә көндез термометр баганалары +20.. +25 градус күрсәтәчәк, төнлә +9.. +14 градус фаразлана. Шулай да соңгы көннәрдә урнашкан коры һава торышы урынына 16 м/с кадәр көчле җил белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен килә. Сишәмбе көнне урыны белән томан булырга мөмкин.
7 сентябрьдә, салкын атмосфера фронты килү сәбәпле, температура төшә. Төнлә элеккечә +9.. +14 градус көтелсә дә, көндез һава +14.. +19 градустан югары күтәрелмәячәк.
8 сентябрьдә урыны белән яңгырлар көтелә, ә температура төнлә +4.. +9 градуска кадәр төшә, көндез исә +12.. +17 градустан артмас, дип фаразлана. 9 сентябрь, шимбә җылытачак. Республикада һава +16.. +21 градуска кадәр җылы була, әмма яңгырлар туктамаячак.