Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Август
2023

Казанда җиде милләт мәдәниятен күрсәтүче «Тормыш агачы» проектының йомгаклау этабы була

0

22 август көнне Идел буенда яшәүче төп җиде милләтнең мәдәниятенә багышланган «Тормыш агачы» («Древо жизни») проектының йомгаклау чарасы узачак. Ул Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында 18:00 сәгатьтә башлана. Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән проект 2022 елның җәендә башланды. Узган ел Казан халкы мари, удмурт, чуаш һәм мордва милләтләренең мәдәниятләре белән танышты. 2023 елның җәендә башкорт, татар һәм рус мәдәнияте көннәре узды.

22 августта Казан халкы һәм шәһәр кунаклары шушы җиде милләтнең мәдәнияте белән гомуми рәвештә таныша алачак. Бәйрәмдә катнашучылар өчен квест үткәреләчәк. Кунакларга тамбур чигүе һәм бисер белән татар калфагы чигү, балчыктан рус уенчыклары, керәшен «тамакса» бизәген ясау, «мари руналары» чигүе, агачтан уеп ясау, башкорт орнаменты белән бизәкләр һәм монисто удмурт күкрәк бизәкләрен ясау буенча остаханәләр тәкъдим ителәчәк.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Бәйрәмнең кульминациясе буларак, милләтләрнең орнаментларыннан торган әләм чыгарачаклар. Чарада Татарстан районнарының фольклор коллективлары, шулай ук Zakaria заманча фольклор төркеме чыгыш ясаячак.

  • «Тормыш агачы» проектын Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе һәм Татарстан милләтләр Ассамблеясе үткәрә.
  • Проект исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый: ул татар, башкорт, мари, удмурт, мордва, чувашларның дини ышануларының һәм менталитетның аерылгысыз өлеше булып тора. Һәр халыкта әлеге агачның үз исеме дә бар: татарларда – ул «байтирәк», башкортларда – «нәҫел ағасы», мариларда – «тукымвож», удмуртларда – «дунне писпу», мордваларда – «шувто ине», чуашларда – «пурнӑҫ йывӑҫҫи».






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net