Алабугада 45 гаилә социаль ипотека буенча фатирлы булачак
Алабугада бүген социаль ипотека буенча торак алуга чиратта 92 кеше тора. Көзен «Танайка-2» микрорайонында Болгар урамында ике яңа йорт төзелеп бетәчәк. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Төзелешнең төп өлеше тәмамланган инде. Хәзер төзүчеләр сантехника һәм башка материаллар кайтаруны көтәләр, чөнки фатирлар чиста эшләнгән һәм аерым җылытулы булачак. Аннан соң йортларның тирә-юнен төзекләндерүгә керешәчәкләр.
Йортларның берсендә нефтьчеләр, ә икенчесендә — социаль ипотека программасында катнашучы 15 ятим бала һәм 45 гаилә яшәячәк. Бүген бу тораклы булуның иң кулай ысулы.