«Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды
Казанда татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
Җиңүчеләр исемлеге:
Әдилә Мөбәрәкова – «Зәкәрия» этно-фольклор төркеме, татар этник группаларына багышланган музыкаль альбом;
Регина Гаязова - «Татар кызлары» дигән татарча комикслар;
Булат Усманов – «Татар телен өйрәнү өчен мобиль кушымта»;
Ләйсән Гирфанова – «Сихри Казаным!» квест-променад;
Алсу Хәбибуллина – «САФ әдәбият» проекты;
Гүзәл Гарипова – «Нәҗип» график новелла;
Илгизәр Вахитов – «Казан урамнары» открыткалары;
Алинә Бикмуллина – «Акча иле» китабы.
Бәйгенең оештыручысы Казан шәһәре Башкарма комитеты.
Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен 2 миллион күләмендә грант тапшырылды. Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнде.