Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июль
2023

«Глаголица» халыкара әдәби премиясенә татарча эшләр җибәрүчеләр кимегән

0
«Глаголица» халыкара әдәби премиясенә татарча эшләр җибәрүчеләр кимегән

«Глаголица» халыкара әдәби премиясендә татарча әсәрләр язучы балалар ел саен кими башлаган.

«Бүгенге көндә без рус телен генә түгел, татар теленә дә теләктәшлек белдерәбез. Фестивальдә проза белән поэзия әсәрләре татар телендә дә кабул ителә. Елдан-ел татар телендә проза һәм поэзия әсәрләрен язучы балалар кими бара», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Глаголица» халыкара әдәби премиясендә проектлар буенча менеджер Зита Дәүләтшина.

Ике ел рәттән әдәби премиядә рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә матур әдәбият әсәрләрен тәрҗемә итү номинациясе булган. Быел бу номинацияне бетерергә карар кылганнар.

«Чөнки статистика буенча, ел саен эшләр кими бара. Республика буенча биш-ун эш килә, мәсәлән. Матур әдәбият әсәрләрен тәрҗемә итү юнәлешен үстерү мөһим. Моның өчен яшьләргә теләктәшлек белдерергә кирәк», - диде Зита Дәүләтшина «Габдулла Тукай, татар һәм төрки телле әдәбиятчылар әсәрләрен тәрҗемә итүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары» дигән түгәрәк өстәлдә.

Шагыйрә, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лилия Газизова әлеге номинацияләргә эшләр артсын өчен, премияне арттырырга кирәк, дигән фикер әйтте.

«Проблеманың асылы шунда – Татарстанда мәктәпләр рус теллегә әйләнде. Авылга кайтсаң, авыл балалары да русча сөйләшә хәзер», - диде КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов.

«Без татар телендә проза һәм шигърият әсәрләрен язучы, үз көчләренә ышанып җитмәгән яки «Глаголица» әдәби премиясе турында белмәүче, районнарда яшәгән талантлы балалар барлыгына ышанабыз. Киләчәк буыннар өчен татар телен саклап калу өчен яшьләргә ярдәм итәргә кирәк. Премиянең жюри әгъзалары – Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләре яшьләрнең сәләтен үстерергә ярдәм итәргә әзер», - диде оештыручылар.

  • «Глаголица» халыкара әдәби бәйгесе 10нан 17 яшькә кадәр (17 яшьне дә кертеп) егет-кызларның иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү һәм әдәби талантларын таныту максатыннан оештырыла. Конкурсның җиңүчеләре һәм призёрларына кыйммәтле бүләкләр, әсәрләрен альманахта бастырып чыгару һәм Казанда үтәчәк әдәби сменада түләүсез катнашу мөмкинлеге бирелә.

Балалар өчен «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе турында тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә белән сайтта танышырга мөмкин.

  • «Глаголица» премиясе жюри әгъзалары составына Андрей Усачев, Виктор Лунин, Сергей Махотин, Нина Дашевская һ.б. Россия язучылары кергән. Татар телендәге эшләрне Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах һ.б. язучылар, шагыйрьләр бәяли.





Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день


Спорт в России и мире
Москва

В шатер — на лекцию, на сцену — за наградой


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Первая ракетка России Касаткина выиграла теннисный турнир в Британии


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Вильфанд пообещал москвичам "ночи египетские" в начале июля





Путин в России и мире
Москва

Россия и использование возможностей


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лавров сообщил о планах Путина и Лукашенко встретиться в ближайшее время




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский резко изменил риторику: что скрывается за хитрыми речами из Киева


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Надежда Бабкина

Надежда Бабкина: Если кто-то говорит вам, что культура может быть вне политики - не верьте



Москва

Пойман с поличным: Источник раскрыл подробности дела главы Солнцевского райсуда Москвы Матеты

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net