Водолазлар Казан янындагы Комсомол күлендә суга батып үлгән ир-ат мәетен тапкан
Бүген иртән 112 бердәм номерына Дәрвишләр бистәсендә ир-атның суга батуы хакында хәбәр килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Урынга килгәч, коткаручы-водолазлар күлнең яр буеннан 30 метр эчтә һәм 7 метр тирәнлектә пляж территориясеннән читтә коенган вакытта суга батып үлгән 40 яшьлек ир-атның мәетенә юлыккан. Аны яр буена чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе – су объектларында иминлек кагыйдәләрен үтәмәү.