Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июль
2023

Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасының яңа куәтләрен бәяләде

0

Татарстан ел саен республика предприятиеләре өчен 10 мең квалификацияле кадр әзерләү бурычын куя. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Алабуга районында «Алабуга» махсус икътисади зонасында булды, шулай ук аның Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Рәисе үз сәфәрен «Алабуга Политех»ның биш яңа лаборатория-остаханәсен караудан башлады. Алар арасында су белән тәэмин итү һәм канализация цехы, контроль-үлчәү приборлары участогы, түбән вольтлы электр челтәрләре участогы, мәгълүмат-техник системалар белән идарә итү бүлеге, ремонт-механика цехы остаханәләре бар.

Искәртик, «Алабуга Политех» Россиядә квалификацияле эшче кадрлар әзерләү буенча иң зур белем бирү үзәге булып тора.

Миңнеханов «Алабуга Политех» студентлары белән әңгәмә корды, укытуның беренче курсында ук аларның югары квалификациясен билгеләп үтте, шулай ук медицина үзәге, торак зоналары, спорт мәйданчыгы урнашкан кампуста булды.

Бигрәк тә республика җитәкчесе медицина үзәген бәяләде, анда «Алабуга Политех» «Дәвалау эше һәм медицина техникасы» юнәлеше буенча белгечләр әзерли. «Монда заманча җиһазлар. Квалификацияле кадрлар әзерләү өчен барлык шартлар да тудырылган», - диде Татарстан Рәисе.

«Без үзебез өчен ел саен 10 мең белгеч әзерләү бурычын билгеләдек. Кайбер мәсьәләләр республика дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә чишелешләр таләп итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе, «Алабуга» махсус икътисади зонасы Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Бүген «Алабуга»да 11 мең эш урыны булдырылган. 2032 елда персонал саны 24700 кешегә җитәргә мөмкин, дип белдерде махсус икътисади зонаның генераль директоры Тимур Шаһивәлиев.

Миңнеханов «Алабуга» зонасы өчен кадрларга ихтыяҗ буенча тәкъдим ителгән планны хуплады.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net