Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июль
2023

Дәүләт Думасы зур бизнестан өстәмә табышка салымны хуплады

0

Дәүләт Думасы РФ Хөкүмәте тәкъдим иткән, зур компанияләр өчен өстәмә табышка салым билгели торган закон проектын өченче укылышта кабул итте. Бу хакта Федераль Җыенның түбән палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Закон проектында искәртелгәнчә, салым 2021 һәм 2022 еллар өчен салымга кадәрге уртача табышы 1 миллиард сумнан артып киткән оешмалардан алыначак. Аны санаганда 2021 һәм 2022 еллардагы табышның уртача күләме 2018 һәм 2019 еллардагы табышның уртача күләменнән артып китүе исәпкә алыначак. Салым ставкасы 10 процент күләмендә билгеләнә.

Өстәмә табышка салым 2024 елның 28 гыйнварыннан да соңга калмыйча түләнергә тиеш, ул федераль бюджетка күчереләчәк.

Кече һәм урта бизнес предприятиеләре, бердәм авыл хуҗалыгы салымы түләүчеләр, 2021 елның 1 гыйнварыннан соң төзелгән Россия компанияләре (үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәреннән тыш) һәм Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан соң даими вәкиллекләр аша эшли башлаган чит ил компанияләре өстәмә табышка салым түләмәячәк.

Моннан тыш, бу нефть һәм газ тармагы компанияләре, күмер чыгару предприятиеләренә дә кагыла. Эскроу-счетлар аша эшләүче төзелеш компанияләре (2021 һәм 2022 елларда дивидендлар түләмәгән очракта), шулай ук 2023 елның 1 гыйнварына Россия Банкы һәм АСВ катнашында банкротлыкны кисәтү чаралары күрелгән финанс оешмалары да әлеге салымнан азат ителәчәк.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net