Башкортстанның Шаран районында урнашкан Күгәрчен-Бүләк авылында мәчет ачылды
Башкортстанның Шаран районында урнашкан Күгәрчен-Бүләк авылында мәчет ачылды. Тантаналы чарада авыл халкы һәм төрле төбәктән җыелган кунаклар катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессынының Башкортстандагы вәкиле, Уфа шәһәре «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин үз чыгышында Шаран халкын яңа Аллаһ йорты ачылу белән тәбрикләде, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламнәрен җиткерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күгәрчен-Бүләк авылы халкы мәчет өчен рәхмәтләрен Туймазы районы Төмәнәк авылында «Ак мәчет» төзетүче Фәнир Галимовка әйттеләр – Шаран районына Төмәнәкнең элекке мәчете күчерелеп салынды.