Әлмәттә Корбан гаете намазы шәһәр стадионында укылачак
Әлмәт мөхтәсибәте шәһәр халкын һәм кунакларын Корбан бәйрәменә багышланган чарага чакыра.
28 июньдә 4.00 сәгатьтә Әлмәтнең «Алнас» стадионында Гает намазы укылачак, дип хәбәр итә «Әлмәт таңнары» газетасы.
11.00 сәгатьтә Яшьләр үзәге территориясендә һәм 14.00 сәгатьтә шәһәр паркында бәйрәм программасы булачак, диелә хәбәрдә.