Самарада галим Радик Миннәхмәтов вафат булган
Бүген, 27 июньдә, химия фәннәре кандидаты, Королев исемендәге университет укытучысы Радик Миннәхмәтов авырудан вафат булган. «Самара татарлары» сайты шул турыда яза.
Ул 1978 елда Камышлы авылында туган, Самара шәһәрендә яшәгән.
Мәрхүм белән Самара шәһәре, Яңа вокзал урамы, 165 йортта 18 сәгатькә кадәр хушлашырга мөмкин. Ул иртәгә, 28 июньдә, туган авылында җирләнәчәк.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, дип яза татар җәмәгатьчелеге исеменнән «Туган тел» оешмасы президенты Ильяс Шәкүров.