Ютазы районында «Кымыз бәйрәме» була
Шимбә көнне, 1 июльдә, Татарстанның Ютазы районы Әбсәләм авылында беренче тапкыр «Кымыз бәйрәме» төбәкара фестивале узачак. Фестивальдә республика һәм күрше төбәкләрнең кымызчылары катнашачак.
Майданда авыл хуҗалыгы продукциясе һәм гамәли сәнгать осталарының «Осталар шәһәре» күргәзмәсе оештырылган чатырлар куелачак. Тамашачылар ат өстендә җәядән ату һәм таш ыргыту буенча «Ык ташы» дигән ярышларны күзәтә, мастер-классларда, традицион милли уеннарда, бәйгеләрдә һәм ярышларда катнаша алачак.
Шул ук көнне биредә атларда милли көрәш – «Аударыш» оештырылачак.
Һәм, әлбәттә, барлык кунаклар да бия сөтеннән ясалган эчемлек белән сыйланачак. Компетентлы жюри фестивальдә тәкъдим ителгән иң сыйфатлы кымызны сайлап алачак.
Чара кунаклары каршында «Алпар» этно-музыкаль төркеме һәм «Казан» бию ансамбле чыгыш ясаячак.