Рөстәм Миңнеханов КФУ педагогларының һөнәри осталыгын арттыру үзәгендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәгендә булды. Аны Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ректор Ленар Сафин озата йөрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов укытучылар белән аралашты, шулай ук уку бүмәсен һәм финанс грамоталылыгы кабинетын, лекцияләр залын, мәктәпкәчә белем бирү кабинетын, компьютер аудиториясен һәм табигый-фәнни грамоталылык кабинетын карады.
Үзәк 2020 елда «Мәгариф» милли проекты кысаларында төзелгән. Ул 1962 елда төзелгән бинада урнашкан, 2020 елдан 2023 елга кадәр анда капиталь ремонт үткәрелде. Бүгенге көндә дәресләр кирәкле җиһазлар урнаштырылган 14 аудиториядә үткәрелә. Шулай ук 28 торак бүлмә бар.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Үзәктә ел саен 8 меңгә якын педагог үзенең квалификациясен күтәрә.