Песков Путинның бүген Кремльдә эшләвен әйтте
Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә һәм хәзерге вакытта Кремльдә эшли, дип белдерде аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта ул дәүләт башлыгының Мәскәүдән башка төбәктәге резиденцияләренең берсенә китүе турындагы хәбәрләргә аңлатма биреп әйтте. Хәбәрләр кайбер телеграм-каналларда чыкты.
«Президент Кремльдә эшли», – диде Песков «РИА Новости»га.
Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Путин Россия халкына мөрәҗәгать белән чыкты.