Татарстан депутаты Шәрәфиев: «Бу катлаулы вакытта без бердәм булырга тиешбез»
Махсус хәрби операция зонасына үзе теләп киткән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев «Вагнер» хосусый хәрби компаниясе белән бәйле вәзгыять турында сөйләде.
«Хәзерге вакытта мин махсус хәрби операция үткәрү зонасында. Шуңа күрә, беренче чиратта, барлык хәрбиләргә һәм хәрби хезмәткә үзләре теләп китүчеләргә мөрәҗәгать итәм. Тикшерелмәгән чыганакларга ышанмагыз. Барлык килгән мәгълүматка тәнкыйть белән карагыз. Командирларыгызның боерыкларын үтәгез. Барлык шәхси состав хәрби әзерлек режимында булырга тиеш», – дип язган Шәрәфиев.
Ул белдергәнчә, бу катлаулы вакытта без, дошманга бу хәлдән файдаланырга бернинди мөмкинлек бирмәс өчен, бердәм булырга тиеш.