Мәскәү өлкәсенең Пушкино бистәсендә Сабантуй 25 июньдә була
Якшәмбе, 25 июньдә, Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәренең Үзәк мәдәният һәм ял паркында татар халкының милли бәйрәме Сабан туе була. Программага милли аш-су ярминкәсе, татар халык киемнәре һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе кертелгән. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Татар мәдәни агарту үзәге хәбәр итә.
Бәйрәмдә конкурслар, ярышлар оештырыла. Шулай ук кунаклар өчен мастер-класслар, интеллектуаль викторина, татар халык җырлары һәм биюләре белән концерт программасы тәкъдим ителә.
Мәскәү өлкәсенең Татар мәдәни-агарту үзәге Пушкин районы мөселманнарының дини оешмасы рәисе - имам-хатыйб Рамил хәзрәт Фәсхетдинов җитәкчелегендә ел саен Пушкино авылында җәйге Сабан туеннан тыш, "кышкы"сын да оештыра.