Табиб Альберт Суфианов Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы булды
Альберт Суфианов Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Суфианов Альберт Акрамович 1965 елда туган. Ул медицина фәннәре докторы, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, Төмән шәһәренең «Федераль нейрохирургия үзәге» ФДБУ баш табиб булып эшли.
Альберт Суфианов – Россия Федерациясендә һәм дөньяда танылган галим һәм нейрохирургия өлкәсендәге белгеч, 400 басма эш авторы, шуларның 10сы монография, 16сы авторлык таныклыгы һәм патенты.