Свердловск өлкәсендә Әртә Ширеге мәктәбенең 60 еллык юбилее булды
10 июньдә «Поташкино урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең филиалы «Әртә Ширеге урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 60 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Әртә Ширеге мәктәбен юбилее белән котларга Әртә шәһәр округы администрациясенең Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Спешилова, «Поташкино урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры Павел Русинов, «Поташкино урта гомуми белем бирү мәктәбе» филиалы «Әртә Ширеге урта гомуми белем бирү мәктәбе» мөдире Елена Муллашева, Гомумроссия мәгариф профсоюзының Әртә районы оешмасы рәисе Людмила Власова, Поташкино авыл администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Алена Пономарева, педагогик хезмәт ветераны, укытучы Ләбиб Зәһретдинов, элеккеге укытучы (хәзер пенсионер), беренче сыйныфтан ук бу мәктәптә үзе белем алган Газизә Бархаева килде.
Татарстанның Даими вәкиллеге консультанты Регина Мансурова кунакларны Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов исеменнән сәламләде һәм вәкиллекнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлау сүзләре әйтте һәм ноутбук тапшырды.
Фидания Бархаева, Резеда Бархаева, Альбина Кадыйрова Свердловск өлкәсе Закон чыгару җыенының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
«Бу бәйрәм көнендә педагогларга котлау һәм рәхмәт сүзләре тынмады. Мәктәпнең укытучылары, чыгарылыш укучылары һәм ветераннары мәктәп директорларын, төрле тарихи чорларда белем бирү учреждениесен эшләтеп торган укытучыларны искә төшерде», диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, бәйрәм кунакларына 2001-2019 еллардагы «Поташкино урта гомуми белем бирү мәктәбе» директоры Андриян Шамшеев котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.