Саранскида мөфтият кубогына волейбол ярышлары булды
3 июньдә Саранскиның физкультура-сәламәтләндерү комплексында Мордовия Республикасы Мөселманнары диния идарәсе татар мөселман җәмгыятьләре арасында волейбол буенча унынчы юбилей ярышы– «Мөфтият Кубогы» уздырды.
Турнирда 15 команда катнашты, алар 4 төркемгә бүленде. Уеннар берьюлы ике мәйданчыкта узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Беренче урынны имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Халиков яулады. Белозерье авылының «Раджаб» мәчете командасы лаеклы икенче урынны алды. Өченче булып Үзәк Җәмигъ мәчете Аал-Мансур билгеләнде.
Җиңүче команда кубок, диплом һәм 15 000 сум күләмендә акчалата бүләк алды. Финал уенында һәм турнир җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Мордовия Республикасы спорт министры Александр Савилов катнашты. Ул ярышларда катнашучыларны сәламләде, финалист командаларның матур уен күрсәткәннәрен һәм трибуналарның көчле ярдәмен билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.