Әстерхан өлкәсендәге Бөтенроссия авыл Сабан туенда дөяләр чабышы уздырылды
Бүген Әстерханның Три Протока - Җәмәле авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда дөяләр чабышы уздырылды. Дөяләр чабышы Әстерханда киң таралган. Бу өлкәдә 20 ел дәвамында дөяләрне ярыштыралар.
Быел чемпион исемен Калмык Республикасыннан Дамир Дюсенбаев алды. Ул алдагы елны да беренчелекне яулаган була. Дамирның Лада исемле дөясе 2 км араны 4 минут 5 секунд эчендә үтте. Җиңүчегә бүләк – 200 мең сум акча.