Татарстанда янгыннар саны буенча антилидер районнар билгеле булды
Коры үлән һәм чүп яну очраклары саны буенча Әлмәт районы (84 очрак, янгыннар саны 121 процентка арткан), Түбән Кама (156 очрак, 218 процент), Чирмешән районы (42 очрак, 281 процент), Зәй районы (47 очрак, 261процент), Тукай районы (76 очрак, 171 процент) антилидер булып тора. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин сөйләде.
«Хөрмәтле хезмәттәшләр, янгын иминлеге мәсьәләләрен хәл итү комплекслы якын килүне һәм башкарма хакимият органнарының гына түгел, бөтен ил гражданнарының да катнашуын таләп итә. Бары тик уртак тырышлык белән генә без янгыннарга бәйле вазгыятьне тотрыкландыра һәм республика халкының иминлеген тәэмин итә алачакбыз», - диде ул.