«Яшьләр өчен үрнәк»: Рөстәм Миңнеханов Борис Кузнецов һәйкәлен ачты
Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның тормыш юлы һәм хәрби батырлыгы яшь буын өчен әхлакый юнәлеш булып тора. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңү көне алдыннан Борис Кузнецовның каберенә куелган һәйкәлне ачу тантанасында шундый фикерен белдерде.
Тантана республика башкаласының Арча зиратында узды. Россия һәм Татарстан гимннары башкарылганнан соң Рөстәм Миңнеханов бирегә җыелган халыкка мөрәҗәгать итте.
«Бүген без легендар кеше, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовка һәйкәл ачабыз. Татарстан үз иленә чын күңелдән бирелгән хәрбиләре белән һәрвакыт дан казанды. Республикада туып үскән 185 кеше, шулай ук язмышлары Татарстан белән бәйле 168 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды», - дип искәртте Миңнеханов.
Ул 1941-1945 еллардагы сугышның варислары – Россия армиясе солдатлары бүген Җиңү байрагын горур йөртүен билгеләп үтте. Республиканың 26 кешесе Россия Герое исеменә лаек булды, аларның җидесенә әлеге югары дәрәҗә махсус хәрби операция вакытында бирелде.
«Борис Кириллович бу исемгә 17 яшьтә – 1943 елның октябрендә Днепр елгасын кичкән вакытта күрсәткән батырлыгы өчен лаек була. Ул зур һәм данлы тормыш юлы узды, анда илебезнең дә, Татарстанның да тарихы чагылыш тапты», - дип искәртте ТР Рәисе.
Аның сүзләренчә, Борис Кузнецов исеме яңа буыннар өчен үрнәк булуын дәвам итә.
«Биредә урнаштырылган әлеге искиткеч монумент өчен рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Ул ветераннар һәм яшьләр килә торган урынга әверелсен, яшьләребез өчен яхшы тәрбия үрнәге булсын иде», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.