Татарстанда балага суккан тәрбиячене хөкем итәчәкләр
Тикшерүчеләр Түбән Кама районындагы бер балалар бакчасында сабыйга суккан тәрбиячегә карата кузгатылган җинаять эшен судка тапшырды. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Сентябрь аенда Кама Аланы бистәсендәге «Золотая рыбка» балалар бакчасының 69 яшьлек хезмәткәре бер сабыйга кул күтәргән. Бу хәл уен зонасында булган. Тикшерүчеләр фаразлавынча, хатын кызның аркасына һәм битенә ким дигәндә 8 тапкыр суккан.
Тәрбияче үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше судка тапшырылган.