Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында ярминкәдә өч районның продукциясен бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Казан» агросәнәгать паркында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Ул Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белән Арча, Кукмара һәм Мамадыш районнары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясен бәяләде.
Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фермерлар 10 млн сумлык продукция китергән. Алар - 40 тонна бәрәңге һәм яшелчә, 8 тонна сыер ите, 1 тонна кош ите, 4,5 тонна сөт, 1 тонна сыр, 1,2 тонна аталанмай, 10 тонна шикәр комы, 8 тонна он, 4 тонна ярма, шулай ук 32,4 мең данә йомырка.
Рөстәм Миңнеханов сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, аннары «Казан» агросәнәгать паркында колбаса эшләнмәләре производствосында булды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казан, Чаллы Түбән Кама һәм Яшел Үзән районында атна саен (шимбә көннәрендә) уздырыла.