Информатика, җәмгыять белеме һәм тарихтан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыручылар арткан
Татарстанда быел Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен информатика, җәмгыять белеме, тарих һәм рус әдәбиятын сайланган унберенче сыйныф укучылары саны артты. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
«14 937 чыгарылыш укучысы рус теленнән БДИ тапшырачак. 2023 елда чыгарылыш укучылары саны 2022 ел белән чагыштырганда 748 кешегә кимегән. Шул ук вакытта узган ел белән чагыштырганда кайбер фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханында катнашучылар саны артты», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Аерым алганда, быел 3289 чыгарылыш укучысы информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча бердәм имтихан тапшырачак (674 кешегә күбрәк), ә җәмгыять белеменнән 5986 бала БДИ бирә, яки 68 укучыга күбрәк. Тарихны сайлаган унберенче сыйныф укучылары саны 15 укучыга артып, 1664кә җиткән. Рус әдәбиятын 819 укучы тапшырачак, бу 12 чыгарылыш укучысына күбрәк.
Шул ук вакытта, Һадиуллин сүзләренчә, башка фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучылар саны кими бара. Аерым алганда, профильле математиканы 7574 укучы тапшырачак, бу 140 кешегә кимрәк. Физика буенча БДИда катнашучылар саны 468 кешегә кимеп, 2207 булган, химия буенча 348гә (1664 кешегә кадәр), биология буенча 112гә (2587гә кадәр), география буенча тугызга (136 чыгарылыш укучысына кадәр) кимегән.
Быел инглиз телен 1955 унберенче сыйныф укучысы тапшырачак, һәм бу 124 кешегә азрак. Немец телен тапшыручылар 14кә азайган. Француз телен 13 укучы сайлаган, аларның саны ике кешегә кимегән.
«БДИда катнашучыларның гомуми санына килгәндә, узган елгы чыгарылыш укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларын кертеп, БДИда катнашуга барлыгы 16 305 кеше гариза язган», – дип белдерде министр.
Узган ел белән чагыштырганда бу категориядә БДИда катнашучылар саны профильле математика буенча — 108гә, информатика һәм Информацион-коммуникацион технологияләр буенча — 795кә, биология буенча — 74кә, тарих буенча — 90га, җәмгыять белеме буенча — 250гә һәм әдәбият буенча — 119га артты.
«Катнашучыларның иң күбе профильле дәрәҗәдәге математика, җәмгыять белеме һәм информатика тапшыра. Шул ук вакытта физика буенча БДИда катнашучылар саны 381гә кимеде», – дип нәтиҗә ясады Һадиуллин.
Бердәм дәүләт имтиханын алдан тапшыру чоры 20 марттан 19 апрельгә кадәр үткәрелә. Төп чор 26 майда башлана һәм 1 июльдә тәмамлана. Рус телен һәм база математикасын тапшыручылар өчен өстәмә чор 6-19 сентябрьдә үткәреләчәк.