Түбән Кама театры Казанда «Алаша» спектаклен күрсәтте
Түбән Кама театры Казанның Тинчурин театры залында Толстойның «Холстомер» повесте буенча куелган «Алаша» спектаклен күрсәтте. Театр әлеге спектакль белән бер көндә ике зал җыя алды.
«Без яңа гына Санкт-Петербургтан кайтып төштек. Гастрольләребез Казандагы мәдәният йортларында да дәвам итәчәк», - диде Түбән Кама театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев.
«Атлар турындагы әсәрләр – Толстойның «Холстомер»ы, Чыңгыз Айтматовның «Хуш, Гөлсары!», Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар»ы минем өчен һәрчак кызыклы булды. Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар»ын куярга күптән хыялланам. Әмма Кариев театрында Ренат Әюпов куйгач, соңрак Әтнә театры куйгач, тукталып калдым. Шуңа күрә моңарчы татарча куелмаган «Холстомер»га алындым», диде ул спектакль турында.
- Әсәрнең инсценировкасын халык шагыйре Ркаил Зәйдулла ясаган. Рәссам – Булат Насыйхов. Костюмнар буенча рәссам – Фәридә Мөхәммәтшина. Композитор Юрий Чаплин. Сәхнә хәрәкәтен куючы – Марсель Нуриев. Ут куючы рәссам – Рәдис Гарипов.
- Алаша ролендә – Рафил Зәйнуллин. Кенәз ролендә – Юрий Павлов.