Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2023

Зилә Сөнгатуллина: «Балаларның патриотик җырлар башкаруы йөрәккә үтеп керә»

0
Зилә Сөнгатуллина: «Балаларның патриотик җырлар башкаруы йөрәккә үтеп керә»

Мамадышта «Йолдызлык» фестиваленең зональ туры тәмамланды

XXIII «Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика яшьләр фестиваленең Мамадыш зональ этабы төгәлләнде. Биредә Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Мамадыш районнарыннан 5 яшьтән 21 яшькәчә 1200 дән артык яшь кеше катнашты.

«Катнашучылар ялгыз һәм ансамбль булып башкарган 256 номердан иң яхшы хореографик, вокаль чыгышлар һәм нәфис сүз чыгышлары проектның суперфиналына үтте», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

«Шушы матур «Йолдызлык» гаиләсе безне 23 ел дәвамында очраштыра. Биредә без күпме матурлык күрәбез. Бу республика бәйрәме дип әйтер идем. Йолдызлык – дөньяда тиңе булмаган проект. Биредә катнашу гына да үзе бер җиңү», - диде Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашучыларны сәламләп.

Ул зональ турда катнашучыларны каршы алган кунакчыл Мамадыш шәһәренә һәм район җитәкчелегенә рәхмәтләрен ирештерде.

«Без, Татарстан районнары җитәкчеләре бу проектка бик җылы мөнәсәбәттә. Без аны дәүләт дәрәҗәсендә әһәмиятле дип саныйбыз», дип кушылды Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.

Зональ этап чыгышлары белән беррәттән Мамадышта жюри әгъзаларының осталык дәресләре дә барды. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина педагогларның игътибарын балалар өчен репертуар сайлау үзенчәлекләренә юнәлтте.

«Кайчакта педагоглар заманча җырлар артыннан куып аның эчтәлегенә игътибар итми. Җырның мәгънәсе чәчләр үрә торырлык була. Балаларның нәрсә җырлавына һәм нинди җырга биюләренә игътибар итә күрегез», дип киңәш бирле ул педагогларга.

Ә инде быелгы елга килгәндә, Зилә Сөнгатуллина традицияләрне саклау елы булуын истә тотып, педагогларның репертуар сайлау мәсьәләсенә җитди каравын ассызыклады. «Балаларның патриотик җырлар башкаруы йөрәккә үтеп керә», – диде ул. 

Оештыручылар патриотик җырларның быелгы программаның бизәге булуын билгеләп үтте.

«Йолдызлык» – безнең республиканың йөзе. Бик матур күренеш. Бу балалар - безнең киләчәгебез. Сайлаган профессияләрендә көчле кешеләр булсыннар. Без ул балаларның профессиональ яктан үсүләренә сөенәбез», – диде Зилә Сөнгатуллина журналистларга.

«Йолдызлык» талантлар гына үстереп калмый. Балаларда дуслык, ярдәмчеллек, милли мәдәнияткә һәм ватанга мәхәббәт тәрбияли», – диде Мамадыш районы мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов.

  • Суперфиналга чыгучылар 8 – 12 апрель көннәрендә Казанда чыгыш ясаячак.
  • Фестиваль чыгышларын Культура.РФ сайты аша карап була. Биредә проектның гала-концертлары трансляцияләнә. Чыгышлар ТНВ телеканалыннан да күрсәтеләчәк дип вәгъдә итә оештыручылар.
  • Фестивальнең 23 еллык тарихында анда 1 миллион 300 мең кеше катнашкан. Быел «Йолдызлык» сәхнәсе аша 60 меңнән артык конкурсант узачак дип планлаштырыла.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Для московских школьников провели свыше 400 экскурсий на предприятия


Спорт в России и мире
Москва

Юбилейные медали получат почти 6 тысяч бамовцев


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова вышла в полуфинал турнира WTA в Бирмингеме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

33,3 км рек очистили в Нижегородской области





Путин в России и мире
Москва

Бригада медицинских специалистов из Москвы прибыла в Севастополь для оценки состояния пострадавших при атаке ВСУ


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Песня

Продвижение Музыки. Раскрутка Музыки. Продвижение Песни. Раскрутка Песни.



Москва

Фестиваль колокольного искусства состоялся в Пскове

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net