Түбән Каманың яшь спортчылары ирекле көрәш буенча республика турнирында 13 бүләк алды
Түбән Камада ирекле көрәш буенча ачык республика турниры узды. Ярышларда 9-11 яшьлек яшь спортчылар катнашты. Бүләкләр өчен 200дән артык катнашучы көч сынашты. Алар Россиянең 7 төбәгеннән чыгыш ясады.
«Туган як» сайтында хәбәр ителгәнчә, турнир нәтиҗәләре буенча түбәнкамалылар 13 бүләк яулады, шуларның икесе - алтын. Пьедесталның беренче урыннарында — Нурислам Гыйниятуллин һәм Илдар Мөбарәкшин.