Язучылар берлегенең Тукай клубында юмор кичәсе узачак
3 апрельдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында «Язучылар елмая яки язгы маҗаралы көннәр» дип исемләнгән юмор кичәсе була.
ТР Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, кичәдә танылган язучылар һәм татар зыялылары катнаша, атаклы совет комедияләреннән кыска өзекләр дә күрсәтелә. Кичә 17.00 сәгатьтә башлана.