«Юлбасма» нәшриятында басылган китап тышлыгы халыкара бәйгенең шорт битенә кергән
«Юлбасма» нәшриятының китап тышлыгы Кореяда уза торган дәрәҗәле халыкара «Nami сonours 2023» иллюстрацияләр бәйгесенең шорт битенә кергән.
«Безнең команда Җәвад Тәрҗемановның «Лобачевский» китабына рәссам Ксения Копалова ясаган иллюстрациянең уңышы өчен шатлана», дип хәбәр итә «Юлбасма» нәшрияты.
- Конкурс балалар китапларын бизәүче рәссамнар арасында үткәрелә. Ул 2013 елдан башлап ике елга бер мәртәбә уза.
- Җәвад Тәрҗемановның «Лобачевский» китабын нәшрият рус телендә 2020 елда бастырып чыгарган.