Новосибирскида татар ашлары бәйгесе булды
26 февральдә Новосибирскиның Татар мәдәнияте йортында Юныс Әхмәтҗановка багышланган «Тук тамак» татар ашлары төбәк конкурсы узды.
Новосибирск шәһәреннән һәм өлкәсеннән бәйгедә катнашучылар 20дән артык татар халык милли ризыкларын әзерләгән. Бәйрәм алдыннан Рәмзия Галиева токмач кисү буенча мастер-класс үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар командаларга бүленде һәм татар ашлары буенча интеллектуаль-күңел ачу уенында катнашты.
Уен этаплары арасында Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге коллективлары «Сундугач», «Дуслар», «Мирас», «Сәлам» ансамбльләреннән, Балалар татар сәнгате студиясеннән концерт программасы тәкъдим ителде, шулай ук Татарстанның атказанган артисты Роза Тихомирова чыгыш ясады.
Чара азагында конкурста катнашучыларны бүләкләделәр һәм милли ризыклар белән бергәләп чәй эчтеләр.