Казанның яңа урамнары Диләрә Тумашева, Лена Шакирҗан, Тәүфикъ Әйди исемнәрен йөртәчәк
Казанның Идел буе районындагы «Урман аланы» («Лесная поляна») торак массивындагы дүрт урамга танылган татарстанлыларның исемнәре бирелгән. Бу хакта Татарстан башкаласының документлар һәм хокук актлары җыентыгында хәбәр ителә.
Шулай итеп, яңа урамнар Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, тел белгече Диләрә Тумашева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан халык шагыйре, публицист, тәрҗемәче Лена Шакирҗан, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, публицист, тәрҗемәче Тәүфикъ Әйди, Россия китап бастыручысы һәм мәгърифәтчесе, XX гасыр башында танылган типограф Иван Харитонов исемнәрен йөртәчәк.
Тагын ике яңа урамга «Тирәкле» һәм «Кызыл ромашка» дип исем биреләчәк.