Дәүләт Думасы Россиядә Европа Советының халыкара килешүләренең гамәлдә булуын туктатты
Дәүләт Думасында Европа Советы халыкара килешүләренең Россиягә карата гамәлдә булудан туктавы турында закон проекты өченче, соңгы укылышны узды.
Проектны РФ Президенты Владимир Путин тапшырган иде. Ул, аерым алганда, Кеше хокукларын һәм төп ирекләрне яклау турында конвенциягә, Террорчылыкка чик кую хакында конвенциягә һәм Европа Советы Уставына кагыла.
«Россия Федерациясенең Европа Советында әгъза булып торуыннан туктавына бәйле рәвештә, 2022 елның 16 мартыннан Россия Федерациясенә карата түбәндәге халыкара килешүләр (1950 елның 4 ноябрендәге Кеше хокукларын һәм төп ирекләрне яклау турында конвенция) гамәлдә булудан туктады дип санарга», - диелә документта.
2022 елның мартында Европа Советы Россиянең оешма әгъзасы булудан туктавы хакында игълан итте. Закон проектының аңлатма язуында әйтелгәнчә, Европа Советының Министрлар Комитеты, Россиянең әгъза булудан туктавы турында резолюция кабул итеп, уставны тупас рәвештә бозган. Ил анда 26 ел әгъза булып торган.