Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2022

Дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертү өчен татарча 41 укыту-методик комплекс җибәрелде

0

Татарстан быел Россия Мәгариф министрлыгына экспертиза ясау һәм дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертү өчен 41 укыту-методик комплекс җибәрде. Алар төп гомуми белем бирү өчен каралган һәм татар теленә тәрҗемә ителгән. Былтыр башлангыч белем бирү өчен 38 укыту-методик комплекс җибәрелгән булган. Бу турыда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Бу юнәлештә эш алып барыла, әмма 2023 елда алар дәреслекләрнең федераль исемлегенә күпләп керәчәк, дип әйтеп булмый. Заман үзгәрә. Яңа федераль белем бирү стандартлары (ФГОС) барлыкка килә, һәм без федераль дәүләт мәгариф стандартлары кысаларында дәреслекләрне дә яңартабыз», – диде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин сүзләренә караганда, Татарстанның мәгариф киңлегендә татар теленә тәрҗемә ителгән 79 уку басмасы кулланыла – барлыгы 17 тәмамланган линия. Барлык тәрҗемә ителгән уку әсбаплары уку процессында кулланыла ала, чөнки алар мәгариф программаларын тормышка ашырырга рөхсәт бирелгән оешмалар исемлегенә кертелгән нәшриятларда чыгарылган.

«Илебезнең теләсә кайсы почмагында татар балалары алардан файдалана ала. Укыту өчен безнең өч юнәлеш бар –  татар телендә белем бирү мәктәпләрдә укучы балалар өчен туган тел буларак татар теле, рус телле мәктәпләр өчен татар теле һәм әдәбияты һәм ТР дәүләт теле буларак татар теле. Барлык юнәлешләр буенча да дәреслекләр һәм уку әсбаплары бар, иң мөһиме – балаларның һәм ата-аналарның туган телне өйрәнү теләге булсын», – дип белдерде министр.

Ул сөйләгәнчә, республиканың барлык мәктәпләрендә дә туган телләрне өйрәнү, предметларны укыту һәм балаларны туган телдә укыту өчен шартлар тудырылган.

Татар теленә тәрҗемә ителгән уку басмаларын федераль дәреслекләр исемлегенә кертү буенча республикада 2020-2024 елларда эшләнәсе гамәлләр исемлеге төзелгән һәм аны тормышка ашыру эше оештырылган.

Россия Мәгариф министрлыгының дәреслекләр буенча фәнни-методик советы быел татар теленә тәрҗемә ителгән математикадан дүрт дәреслекне дәреслекләрнең федераль исемлегенә (ФПУ) кертергә тәкъдим итте. Тик алар әлегә дәреслекләрнең яңа федераль исемлегенә кертелмәгән.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net