Коронавирусның BQ.1 һәм «цербер» вариантлары калганнарына караганда тизрәк күчә
Коронавирус инфекциясенең BQ.1 һәм «цербер» вариантлары калганнарына караганда тизрәк күчә. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән хәбәр итә.
«Алар югары трансмиссивлыгы белән аерылып тора, ягъни коронавирусның башка вариантларына караганда кешедән кешегә тизрәк йога», - диелә ведомство хәбәрендә.
Россиягә коронавирусның ике яңа штаммы (BQ.1 һәм «цербер») килүе турында мәгълүмат октябрь ахырында таралды.
15 ноябрьдә Канада галимнәренең коронавирусның яңа вариантын теркәве билгеле булды. Ул SARS-CoV-2 штаммы белән чагыштырганда 76 мутациягә ия.