Мобилизацияләнүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җәзадан коткарырга тәкъдим ителә
ЛДПР фракциясе Административ хокук бозулар кодексының юл йөрү кагыйдәләрен бозу белән бәйле маддәләре буенча (машина белән исерек хәлдә идарә итүдән тыш) мобилизацияләнгән барлык гражданнарны җәзадан коткарырга тәкъдим итә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.
Дәүләт Думасының шул хактагы карар проектын ЛДПР фракциясе әзерләгән. Амнистия РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 һәм 12.26 маддәләре белән каралган административ хокук бозулардан тыш, Административ хокук бозулар кодексының 12нче бүлегендә каралган юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозучыларга кагыла. Ягъни югарыда күрсәтелгән гражданнарны юл хәрәкәте өлкәсендә алар тарафыннан кылынган административ хокук бозулар өчен административ җаваплылык чараларыннан һәм шундый чараларны куллану белән бәйле нәтиҗәләрдән азат итү хакында сүз бара, диелә Дәүләт Думасының амнистия турындагы карар проектына аңлатма язуында.
«Әлеге инициатива наркотиклар кулланып һәм исерек килеш рульгә утырган өчен инспекторлар эләктергән кешеләргә кагылмый. Калганнарны бурыч чоңгылыннан азат итәргә кирәк. Хәрби хезмәткә чакырылган мобилизацияләнгән гражданнар юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен каралган штрафларга дәгъва белдерә алмый», - диде документ авторларыннан берсе Иван Сухарев.
Депутат билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива мобилизацияләнгән гражданнарның күпчелегенә кагылачак.
Инициатива авторлары арасында ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий, Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов, депутатлар Ярослав Нилов, Иван Сухарев һәм либерал-демократлар фракциясенең башка вәкилләре бар. Проект Думага бүген тапшырылачак.