Башкортстан балалары утырган автобус Татарстан юлында фура белән бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге тугызлар тирәсендә Татарстанның Балык Бистәсе районында булган.
Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, биредә Мәскәү өлкәсе номерлары куелган фура-рефрижератор һәм Башкортстаннан килүче микроавтобус юлны бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә, фура юл читенә төшеп киткән.
Шаһитлар әйтүенчә, автобустагы 8 бала һәм 11 олы кешенең Уфадан Казанга экскурсиягә барышы булган. Беркем дә зыян күрмәгән.